Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кыр эшләре чорында техникага сервис хезмәте күрсәтүне һәм ремонтлауны оештыру буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәпкә алу бүлеге башлыгы Рәдис Кадыйров, шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре катнашты.
Эшлекле очрашуны ачып, Марат Җәббаров катнашучыларны республикада авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү буенча агымдагы вәзгыять белән таныштырды.
«Республиканың агросәнәгать секторында 14000гә якын трактор, 3400 ашлык җыю комбайны һәм 1000гә якын азык җыю комбайны кулланышта. Терлекчелектә 100гә якын робот-савымчы, 130 саву залы, 950 мобиль катнашма-азык тарату җайланмасы һәм башка технологик җайланмалар кулланыла. Ел саен республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 2500 берәмлеккә якын үзйөрешле, тагылма һәм асылмалы авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына. Узган ел хуҗалыклар 7,6 млрд. сумга 480 трактор, 260 үзйөрешле азык җыю һәм ашлык җыю комбайны, 2000дән артык чәчү, туфрак эшкәртү машиналары, терлекчелек җиһазлары сатып алган. Бүгенге көндә 6,4 млрд. сумнан артыкка 1615 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган, шул исәптән 250 трактор, 117 ашлык җыю комбайны, 19 азык җыю комбайны, 104 үзйөрешле сиптергеч һәм 1187 башка техника», - диде ул.
Үз чыгышында министр шулай ук техника 24 сәгать дәвамында ремонтланырга, терлекчелек өчен технологик җиһазлар 12 сәгать ремонтланырга тиешлегенә басым ясады.
Киңәшмәдә дилерлар һәм агрофирмалар вәкилләре техника сервисын оештыруга, аңа техник хезмәт күрсәтүгә, тәэмин итү срокларын озайтуга һәм башкаларга бәйле проблемалар турында сөйләделәр. Җитештерүчеләр җитештерелә торган продукциянең номенклатурасы турында сөйләделәр. Мәсәлән, Апас районы территориясендә эшчәнлек алып баручы "Ак Барс МТК" ҖЧҖ двигательләрнең тулы линиясен ремонтлый.
Аннары машиналарның сыйфаты буенча хуҗаларның дәгъваларын карау турында Рәдис Кадыйров сөйләде.
“Машина хуҗаларының сатылган яки ремонтланган техника сыйфатына дәгъваларын карау - бу техника милекчеләренең законлы мәнфәгатьләрен яклау. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән керә. Мәсәлән, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 маена кадәр яңа һәм ремонтланган машиналарга һәм агрегатларга тәэмин итүче гаебе белән нибары биш дәгъва килде. Соңгы вакытта машиналарның һәм җайланмаларның җитешсезлекләрен яшереп калдыруга бәйле рәвештә машина хуҗаларыннан кергән дәгъвалары белән мөрәҗәгатьләрнең кимүе күзәтелә”, - дип билгеләп үтте ул.
Үз чыгышы барышында Рәдис Кадыйров машина һәм агрегат хуҗасына яисә аның вәкиленә аларның дәгъваларын карау буенча дәүләт хезмәте күрсәтү шартлары турында сөйләде.
«Беренче чиратта, Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:паспорт, ышанычнамә яки машина хуҗасы вәкаләтләрен раслый торган башка документ (машина хуҗасы вәкиле өчен), үзйөрешле машина паспорты яки машинага милек хокукын раслый торган башка документлар, гарантия талоны белән сервис кенәгәсе, товар накладное, эксплуатация документлары (эксплуатацияләү буенча инструкция, эксплуатацияләү буенча белешмәлек, техник хезмәт күрсәтү буенча инструкция) һәм дәгъваны карау турында тутырылган гариза», - диде ул.
Киңәшмә ахырында Марат Җәббаров дилерлык үзәкләре вәкилләреннән кирәк чакта аграр югары уку йортлары студентларын эшкә җәлеп итүләрен сорады.