Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районы, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы тармагы сәнәгать җитештерүе индексының уңай динамикасы драйверы булып тора, дип билгеләп үтте. Мәсәлән, узган ел 263,4 млрд.сумлык продукция җитештерелгән (2019 ел дәрәҗәсенә карата 104%). Республикада 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмасы эшли, шул исәптән 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы, шулай ук 468 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар. 2020 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән 477 млн. сум чамасы акча бирелде.
“Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, кече хуҗалыкларның уңышлы эшләве дәүләт ярдәменә, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның аларга игътибар бирүенә генә түгел, ә банк структураларына һәм иминият компанияләренә дә бәйле”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең шактый өлеше «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты аша гамәлгә ашырыла. Узган ел «Агростартап» программасы кысаларында 155 хуҗалык 899,2 млн сум күләмендә грантлар алдылар.
Авыл халкының тормыш шартларын яхшырту буенча җитди эш алып барыла: инфраструктура объектлары, җитештерү объектлары төзелә һәм ремонтлана, территорияләр төзекләндерелә, шул исәптән үзара салым институты аша да. Парламент башлыгы ассызыклаганча, моңа узган елдан башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы зур этәргеч бирә.
Татарстан - ипотека кредитлары бирү буенча лидерларның берсе. Бер ел эчендә 2 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртты, шуларның 1600е – 3% ка кадәр ставка белән «Авыл ипотекасы» программасы буенча.
Быелдан республикада яңа программа – «Агропрогресс» гранты старт ала. Аның кысаларында проект бәясенең кимендә 70%ы инвестицион кредит чаралары белән тәэмин ителәчәк.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге белә, барлык мәсьәләләр дә хәл ителмәгән әле. Сатуга, сәүдә челтәрләре мәйданнарына керүгә, җиргә, иминләштерүгә, субсидияләүгә, техника яңартуга бәйле проблемалар бар. Бу мәсьәләләр республика һәм федераль структуралар катнашында этаплап хәл ителә.
“Сату мәсьәләләрен өлешчә электрон сәүдә мәйданчыклары җиңеләйтә. Цифрлаштыру шартларында әлеге юнәлеш аеруча актуальгә әйләнә. Бу мәгълүмат алу мөмкинлеген дә арттыра. Андый электрон мәйданчыкларда эшләргә өйрәнергә һәм үзеңне күрсәтә белергә кирәк”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров үз чыгышында, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең тулаем продукциясе күләмендә КФХ өлеше 31% ка кадәр тәшкил итә, дип, билгеләп үтте. Шәһәр һәм район халкын сөт һәм ит белән 3 эре авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 32 крестьян-фермер хуҗалыгы тәэмин итә.
2020 елда район фермерлары тарафыннан 31609 тонна ашлык, 3200 тонна шикәр чөгендере, 6300 тонна бәрәңге һәм яшелчә җитештерелгән, 414 тоннадан артык терлек һәм кош ите җитештерелгән. Тулаем сөт күләме 2882 тонна тәшкил иткән. 2020 елда барлыгы 312 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.
“Бүген Бөгелмә икътисадының авыл хуҗалыгы секторындагы хәл яңа сулыш алды. Без ышанабыз, нәтиҗәләр сизелерлек яхшырачак”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм коллегаларының игътибарын районның мөмкинлекләре зур инвесторлар арасында шактый кызыксыну уятуына юнәлтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында кайбер районнарда сыерлар санының шактый кимүенә игътибар юнәлтте. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү программалары эшләп торганда һәм савым сыерларын саклап калу өчен төрле субсидияләр бирелгәндә, мондый югалтулар булырга тиеш түгел, дип ассызыклады ул.
“Сыерларны саклап калу гына түгел, ә авыл халкының эшлекле активлыгы да мөһим, аны 100 шәхси хуҗалыкка туры килә торган сыерлар саны буенча да бәяләргә була. Актаныш районында һәр икенче гаилә сыер асраса, Алабугада бөтен районга нибары 385 сыер калган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү программаларында Алабуга районы актив катнашмый һәм мини-фермалар төзү программасы гамәлдә булган 6 ел эчендә бер генә мини-ферма да төзелмәгән бердәнбер район булып тора”, - диде министр.
Дәүләт Советы Рәисе рейтингның кызыл зонасына кергән районнарга савым сыерларын торгызу һәм арттыру буенча программа эшләргә кушты. Эш нәтиҗәләре турында Татарстан Президентына хәбәр ителәчәк, дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.
Утырыш башланганчы тематик «түгәрәк өстәлләр» узды, кече хуҗалыкларны үстерүгә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды. Утырышта әлеге фикер алышуларның нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчелегенең игътибарын шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча гамәлдәге чаралар турында мәгълүматны көчәйтү зарурлыгына юнәлтте.
Парламент башлыгы, зона киңәшмәләре нәтиҗәләре буенча фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү, район һәм авыл җирлекләре башлыкларын бу процессларга кертү буенча конкрет чаралар эшләнергә тиеш, дип ассызыклады. Конструктив идеяләр һәм тәкъдимнәр йомгаклау документына кертеләчәк һәм әлеге юнәлеш буенча эшчәнлек нигезенә салыначак.