ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның 60 меңгә якын эшләмәүче авыл кешесе авыл җирендәге озак еллар хезмәтстажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Түләү авыл хуҗалыгында аерым һөнәрләр буенча кимендә 30 ел эшләгән, картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы һәм авылда яшәүләрен дәвам итүче кешеләргә тиеш.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Язгы чәчүдә игенчеләрнең төп бурычы – барлык чәчүлекләрдә сыйфатлы шытымнар алу, ә аларның торышы күбесенчә орлык материалының сыйфатына бәйле.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Петербург трактор заводында булды. Биредә авыл хуҗалыгы тракторларын һәм аларга асылмалы җайланмаларны проектлау, эшләү, җитештерү, монтажлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәләр.


20
март, 2021 ел
шимбә

Бүген иртәнге сәгать 6дан Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре эшли башлады. Азык-төлекне һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде. Мәйданчыкларга авыл халкы гына түгел, шулай ук шәһәр халкын яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.


19
март, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Түбән Кама районында булды, анда ул сөт комплексын, төзелә торган терлек чалу цехын һәм «ЭкоАгроПарк»ны карады.

Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узды. Ул Алабугада бер айдан артык барган эшче һөнәрләр конкурсының йомгаклау чарасы булды. 2021 елда бәйгедә 26 кеше катнашты. Ярышлар дүрт юнәлеш буенча оештырылган иде: “Сәнәгать”, “Транспорт һәм логистика”, “Җәмәгать туклануы” һәм “Авыл хуҗалыгы”.

Казан аграр университетында «Фәне һәм Татарстан яшьләре – киләчәккә бер адым» дигән фәнни-гамәли конференциянең конкурс эшләрен яклау узды. Чара 6 номинациядә үткәрелде, аның максаты – тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү һәм тикшеренү ысулларын үстерү, һөнәри юнәлеш бирү юллары белән мәктәп укучыларының интеллектуаль-иҗади шәхес потенциалын үстерү.

20 мартта 13:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматында механикалаштыру һәм техник сервис институтының Ачык ишекләр көнен үткәрә.

20 мартта 13.00 сәгатьтә Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көне үткәрә.

Шимбә көнне, 20 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International