ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бу хакта киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе 19-20 майдан «Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» белем бирү программасын оештыра. Чарада яше 35тән артмаган кызлар һәм яшь хатын-кызлар катнаша ала.

Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, банклар, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Татарстанда шактый эссе һава торышы урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның төп кагыйдәләрен әзерләде.


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле әлеге продукциягә күпләп җибәрү бәяләре үзгәрешсез кала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасының төп җитештерүчеләренә җитештерелгән һәм сәүдә челтәрләренә чыгарылган һәр килограмм шикәр өчен дәүләт ярдәме күрсәтү буенча эш алып барыла.

Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Узган ел Россия Федерациясе территориясендә янгыннардан килгән зыян 1 млрд сумнан артып китте. Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләрен катгыйландыру көтелә. Бүгенге көндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куйган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре милекчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтүне туктату күздә тотыла торган нигезләмәләрне федераль дәрәҗәдә беркетү планлаштырыла.

Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Республика аграрийлары бер генә буш вакытны да кулдан ычкындырмаска тырышалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен төп банк – Россельхозбанк – яңа – «Фермер бизнес-картасы» продуктын эшләгән. Аны эшкуарлар Своё Фермерство («Үз Фермерлыгым») сайтында яисә банк бүлекчәләрендә рәсмиләштерә алалар.

Идел буе дәүләт мәдәният һәм спорт университетында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының югары уку йортлары арасында «Казан-2021» VIII ачык студентлар иҗаты фестивален ябу тантанасы булды.


15
май, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Яңа Чишмә районында булды. Аны район башлыгы Вячеслав Козлов озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International