Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек азыгы әзерләү планнары буенча фикер алыштылар

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Бүген, 27 июльдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә эре инвестицион компанияләр вәкилләре белән киңәшмә узды. Терлек азыгы әзерләү – актуаль тема. Бу мәсьәлә Министрлыкның аерым контроленә куелган. Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 352,9 мең тонна печән, 1561,1 тонна сенаж, 196 тонна силос әзерләнгән. 26 июльгә тәэмин ителеш шартлыча бер терлеккә 11,7 центнер тәшкил итә. 

Бүгенге  көндә азык әзерләүнең барышы турында Арча, Азнакай, Әлмәт, Теләче, Югары Ослан, Зеленодольск, Әлки, Аксубай, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Чистай районнары мәгълүмат бирделәр. Татарстан   районнары арасында хәзерге вакытта иң әзерлекле районнар:  Бөгелмә, Аксубай, Чистай районнары. Аларда шартлыча бер баш терлеккә иң күп азык әзерләнгән. Таблицаны Зеленодольск  муниципаль районы йомгаклый. Оператив мәгълүматларга караганда, анда шартлыча  бер баш терлеккә нибары 5,73 центнер азык   туры килә.

Инвестицион компанияләр җитәкчеләре, кышка ныклап әзерләнәчәкбез, дип вәгъдә итәләр. Инде бүген үк күрше төбәкләрдән азык кайтару буенча  әзерлек эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International