Практик киңәшләр: артык алмаларны нишләтергә

2021 елның 27 июле, сишәмбе

«Артык» алмаларны ничек дөрес һәм максималь файда белән кулланырга мөмкин булуы турында  «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.

Алма өлгерә торган вакыт җитә. Быел алмагачлар безне зур уңыш белән сөендерәләр һәм менә артык җимешләрне куллануның иң дөрес ысуллары:

- Алмаларны компост чокырына салырга. Коелган алмалар менә дигән    углевод чыганагы, алар компост чокырында черемә барлыкка килүне тизләтәләр. 

 - Аларны  карлыган, крыжовник һәм башка җиләк-җимеш куакларына ашлама урынына кертергә  мөмкин.   Куаклар  арасында  яисә  тирәсендә  тирән булмаган   чокырлар ясарга, аларга коелган  алмаларны  ваклап салырга кирәк.   Җир белән кушарга һәм өстенә   грунт катламы салырга.

- Коры яки сыек ашлама рәвешендә кулланырга.

- Алманы терлекләр рационына өстәргә мөмкин.  Атлар, кәҗәләр, сарыклар, сыерлар   рационына  шундый витаминлы өстәмә бик файдалы булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International