Хәзерге вакытта республика аграрийлары быелгы корылык шартларында уңыш өчен көрәшүләрен дәвам итәләр. Бүгенге көнгә 640 мең тоннадан артык ашлык җыелган, уңдырышлылык - гектардан 17,5 центнер, ашлык 368 286 гектар мәйданда суктырылган.
Уңыш җыю буенча Тәтеш, Зәй һәм Тукай районнары алда бара. Тәтеш районында уртача уңыш - 24, 8 ц/га, 13 450 гектар җир суктырылган, 33 356 тонна ашлык җыелган.
Зәй районында бөртекле культуралар 13 мең гектар мәйданда җыеп алынган, 29651 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - 22, 9 ц/га.
- Шунысы сөендерә, бу көннәрдә шифалы яңгырлар явып узды. Яңгырлар техник культуралар - чөгендер, рапс, көнбагыш өчен бик файдалы, - дип сөйли Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Лидерлар өчлеген Тукай районы йомгаклый. Биредә уртача уңыш - 22,5 ц/га, 9433 гектар мәйданда 21 249 тонна ашлык суктырылган.