Марат Җәббаров: Квалификацияле кадрлар җәлеп итү – җитәкченең бурычы

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча, Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарында булды. Ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышып, аларга бәя бирде һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Министр Арча районында 1200 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Биш корпус төзү планлаштырыла, аларның һәркайсы 300 баш сыерга исәпләнгән. Абзарларга беренче партияне быел ук кертәчәкләр.

Аннары Марат Җәббаров «Кырлай» агрофирмасының бәрәңге басуларын карады. Шунда ук район башлыгы Илшат Нуриев урып-җыюның барышы турында сөйләде. Бүгенге көндә районда 26,8 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектардан 16,9 центнер тәшкил итә, 16 мең гектарга якын җир суктырылган.

Министр булган игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу зарурлыгын  ассызыклады. Азык әзерләү мәсьәләсе  аерым контрольдә. Аннан соң министр Балтач муниципаль районы кырларының торышы белән танышты. Анда уртача уңыш - 17, 9 ц/га, 9,0 гектар җирдә 16,1 мең тонна ашлык суктырылган.

Аннары Марат Җәббаров Кукмара муниципаль районында булды. Биредә бөртекле культуралар 9,3 мең гектар мәйданда җыеп алынган, 17,7 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - 19,0 ц/га.

 Аннары Кукмара аграр көллиятендә агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Әлеге уку йортының 60 еллык тарихы бар. Биредә механизаторлар, пешекчеләр, агрономнар әзерлиләр. Быел соңгылары белән хәл киеренкерәк. Бүлеп бирелгән 20 урынның  яртысы гына тулган. Киңәшмәдә яңгыраган мәгълүматларга караганда, кадрлар җитешми. Әйтик, Балык Бистәсе районында хуҗалыкларның агрономнар белән тәэмин ителеше нибары 10% тәшкил итә, Алабуга районында – 33%, Мамадыш районында – 38%.

"Яшьләр шәһәрне сайлыйлар һәм авылга кайтырга теләмиләр", - дип зарландылар җыелучылар. Моңа министр Марат Җәббаров болай дип җавап бирде: "Квалификацияле кадрлар җәлеп итү, беренче чиратта, җитәкченең бурычы. Үсештә кызыксыну булмаса, лаеклы нәтиҗәләр дә булмаячак. Һәркем шуны аңларга тиеш - бүгенге студент  хуҗалыкның киләчәгенә инвестицияләр ул.  Авыл һәм аның торышы өчен без сезнең белән җаваплы", - дип, нәтиҗә ясады Марат Җәббаров.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International