Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Сәүдә хезмәткәре көне белән котлавы

2021 елның 24 июле, шимбә

        Хөрмәтле сәүдә өлкәсе  вәкилләре, тармакның  ветераннары  һәм атказанган хезмәткәрләре! 

       Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һөнәри бәйрәмегез – Сәүдә хезмәткәре  көне  белән ихластан  котлыйм! 

         Сәүдә өлкәсе - Татарстан Республикасы икътисадының иң мөһим өлешләреннән берсе. Кулланучылар базарын үстерү, халыкны товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе инвестиция җәлеп итүчәнлекнең,  тормыш сыйфатының мөһим  күрсәткече булып тора.

         Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек булуын, игелекле башлангычларыгызда,  куйган  план-ниятләрегезне   тормышка ашыруда   уңышлар   телим!

 

ТР  Премьер  министры  урынбасары –

ТР  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры                Марат Җәббаров

       

 

Татарстан Республикасы  Премьер - министры  урынбасары

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры

М.А. Җәббаров

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International