Бүген Буа муниципаль районында заманча игенчелек мәсьәләләре һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. “Кыят” ААҖ инновацион мәйданчыгы базасында фәнни-җитештерү семинар-киңәшмә узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ, орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, галимнәр һәм белгечләр катнашты.
2021 ел бөтен тармак өчен сынау булды. Аномаль эсселек, явым-төшем булмау уңышны шактый югалтуга китерде. Корылыклы 2010 ел белән чагыштырганда, аграрийларның әзерлеге югарырак, технологияләр дә бер урында гына тормый. "Җирләрне саклау һәм аларның куәтен арттыру, уңдырышлылыкны арттыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләрен, игү срокларын үтәгән, ашламаларны вакытында керткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре һава шартларының тискәре йогынтысын киметә алдылар", - дип билгеләп үтте министр урынбасары Илдус Габдрахманов.
Семинарда катнашучылар мөһим мәсьәләләр, аерым алганда, орлыкларны дөрес сайлау, чәчүлекләр технологиясе, ашлама төрләре турында фикер алыштылар.
“Кыят” ААҖ вәкилләре төрле сортларны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Биредә 3 культура сынала - йомшак сабан бодае, көзге арыш һәм шикәр чөгендере. Барлыгы 98 үрнәк сорт. Белгечләр сүзләренә караганда, республикада җитештерелгән сортлар хәзерге шартларда иң зур уңыш күрсәтә. Киңәшмәдә катнашучыларга көзге бодайның 19 сортын күрсәттеләр, аларның гектардан уртача уңышы 38,8 центнер тәшкил итә. Кайбер сортлар гектардан 45 центнердан артык уңыш бирә.
Буа районында авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 120,5 мең га тәшкил итә, шуның 101, 6 мең гектары - чәчүлекләр. Бүгенге көндә Буа районында 11 мең гектардан артык мәйданда уңыш җыеп алынган, 21 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектардан 18,3 центнер тәшкил итә.