АГРОКӨЧ предприятиеләрендә җитештерү куәтләрен масштаблы модернизацияләү планлаштырыла

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

АГРОКӨЧ авыл хуҗалыгы холдингының планнары эшчәнлегенең күп юнәлешләрен үз эченә ала.

Барыннан да элек, ярымкаты һәм рассоллы  сырлар җитештерү буенча ике проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

- Кулланучы  күпчелек  очракта  үз сәламәтлеген саклау өчен файдалы микроэлементлар булган  натураль сөт продуктларын кулланырга  тырыша.   Моннан тыш, безнең якта натураль сырлар җитештерүне югары продуктивлы итәргә мөмкинлек бирә торган технологик прогресс, - дип, ышанып әйтә  «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

 Холдингның тагын бер эре проекты - Азнакай районында дүрт мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзү. Шулай ук терлекчелек юнәлешендә техника паркын яңартуны дәвам итү планлаштырыла. Проектны тормышка ашыру 2020 елда башланды һәм 2022 елда тәмамланырга тиеш.

 «Актаныш ХПП»да һәм орлык заводында да реконструкция планлаштырыла. Җитәкчелекнең планнарында югары репродукцияле һәм вак орлыклы культураларның орлыкларын җитештерү линиясен модернизацияләү, шуның нәтиҗәсендә 2021 елның октябрендә заводның җитештерү куәте сәгатькә 10 тонна булачак.

Моннан тыш, шикәр чөгендерен  эшкәртү куәтен  арттыру өчен «Зәй шикәре» заводы мәйданчыкларының бер өлеше, барлык экологик стандартларны үтәп, камилләштереләчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International