ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм галимнәр, шулай ук республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен традицион булган Кыр көне узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,

Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы

белгечләре яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу

өчен җәй урталарында дачада һәм йорт яны кишәрлекләрендә нинди эшләр

башкарырга кирәклеге турында мәгълүмат әзерләгәннәр, дип хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алуга документлар кабул итү башлану турында игълан итә.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә ел  саен була  торган комбайннар парады узды. Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2021 елгы уракка әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Булат Шакиров, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россия  авыл  хуҗалыгы   үзәге, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чирмешән районында булды.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

«Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында панель сессияләр узды. Цифрлаштыру секциясендә спикер булып “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул якындагы елларга һәм 2030 елга кадәр федераль һәм төбәк цифрлаштыру стратегиясе турында сөйләде.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Буа районының "Авангард" хуҗалыгы игенчеләре беренчеләрдән булып уракка чыктылар. Кырлардагы эшне Буа районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов тикшерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 5 июльгә булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең   6853  хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган.  

2021 елның 1 июленнән 3 июленә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә илнең авыл хуҗалыгы тармагының төп вакыйгаларының берсе - «Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International