Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2022 елда Татарстан Республикасында куллануга кертелгән селекция казанышларының дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне карау буенча төбәк комиссиясе утырышы узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә узды.
Киңәшмә эшендә «Дәүләт сорт комиссиясе» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илгиз Гәрәев, ТатНИИСХ җитәкчесе - «РФА Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәгенең Татарстан Республикасы буенча аерымланган структур бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Низамов, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, галимнәр һәм селекционерлар катнашты.
«Дәүләт сорт комиссиясе» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Илгиз Гәрәев көзге арыш, көзге һәм сабан бодае, солы, борчак, кукуруз, көнбагышның һәм башка авыл хуҗалыгы культураларының яңа перспективалы сортларын сынау нәтиҗәләрен күрсәтте.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, комиссия 2022 елда үзебезнең һәм чит ил селекциясенең 23 сортын һәм гибридларын районлаштырырга тәкъдим итте, шул исәптән: көзге арыш – 3 сорт, көзге трикале - 1 сорт, көзге бодай – 1 сабан бодае – 4 сорт, арпа – 6 сорт, солы – 1 сорт, борчак – 3 сорт, бәрәңге – 1 сорт, орлык кукурузы – 1 гибрид, силос кукурузы – 2 гибрид, көнбагыш – 1 гибрид, болын солы үләне -1 сорт. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен шулай ук 7 төбәктә инде җитештерелә торган сортларның ассортиментын киңәйтергә тәкъдим ителде.