Министрлыкта сертификацияләү органнарын аккредитацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы апвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Росаккредитация җитәкчесе урынбасары Дмитрий Гоголев белән очрашты.

Чарада Россия Мөфтиләр советы каршындагы «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге генераль директоры Айдар Газизов, «Тест-Татарстан» РСМЦ» (республика сертификацияләү-методика үзәге) ЯАҖнең азык-төлек продукциясе сыйфатын һәм иминлеген сертификацияләү органы җитәкчесе Сергей Гогин, «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестицион проектлар җитәкчесе Рөстәм Гайнуллин, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин катнашты.

 Яклар Аккредитация буенча федераль хезмәт эшчәнлеге мәсьәләләре һәм Росаккредитациядә хәләл продукция буенча сертификатлаштыру органнарын аккредитацияләү мөмкинлеге өчен инфраструктура булдыру турында фикер алыштылар.  Марат Җәббаров хәләл продукцияне экспортлауның төп юнәлешләре турында сөйләде.

 «Узган елда  Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының «Хәләл» продукциясен экспортлау 2,5 млн.доллар тәшкил итте.   2021 елда экспорт күләмен арттыру өчен документлар рәсмиләштерелгәндә консультацияләр бирү һәм административ киртәләрне җиңеп чыгу, чит илләрдә төп кулланучыларны эзләү буенча һәр потенциаль экспортер белән индивидуаль эш алып барабыз. 2021 елның 9,5 аенда агымдагы бәяләр буенча Хәләл продукция 4,0 млн. доллар күләмендә экспортланды.  Бу - ит-сөт продукциясе (тавык ите, деликатеслар), азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе (кондитер әйберләре), АПКның башка продукциясе», - дип билгеләп үтте министр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, мәсьәләләрне җентекләп карау һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен эшче төркем төзү турында карар кабул ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International