Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре стажировка уздылар

2021 елның 29 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының  муниципаль хезмәткәрләре стажировка  уздылар. Биш кеше - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Апас, Лаеш, Чирмешән, Мөслим һәм Кайбыч районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләре финанс ярдәме алу өчен кирәкле документлар пакетын рәсмиләштерергә һәм экспертиза уздырырга  өйрәнделәр.

Ике көн дәвамында алар Министрлык белгечләреннән лекцияләр тыңладылар һәм практик биремнәр үтәделәр. Бүген, укулар тәмамлангач, аларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International