Ярышлар Үзәк стадионда узды. Икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин, коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәүче белгече Алмаз Галимҗанов һәм кече хуҗалыкларны үстерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Ләйсән Гыйззәтуллина составындагы команда өстәл теннисы буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясады.
Төркем этапларында команда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командаларын узды.
Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы республиканың 32 ведомствосы арасында 2 нче урынны алды.
Киеренке күнекмәләр, характер ныклыгы һәм җанатарларның көч биреп торуы спортчыларга бердәм команда булып чыгыш ясарга ярдәм итте.
Көмеш медаль белән котлыйбыз!