Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында минераль ашламалар сатып алу планнары буенча фикер алыштылар

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында минераль ашламалар сатып алу планнары буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

“Хөкүмәт тармакны минераль ашламалар белән тәэмин итү буенча чаралар планын эшләде. Кабул ителгән төп документ - 2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 31 маена кадәр минераль ашламалар чыгару күләмен  чикләү турында. Безнең бурыч - бер  авыл хуҗалыгы җитештерүчесе дә ашламасыз калмасын”, - дип хәбәр итте Оксана Лут.

Ул шулай ук тиздән махсус чат-бот эшли башлаячагы турында  билгеләп үтте. Ул минераль ашламалар сатып алуга бәйле барлык мәсьәләләрне, шикаятьләрне кабул итәчәк.  Моннан тыш, җитештерүче заводлар үзләренең  рәсми ресурсларында ашламаларга агымдагы бәяләрне бастырып  чыгарачак,   бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә чыгымнарның якынча планын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Көннең икенче яртысында Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм инвесторлар белән киңәшмә үткәрде, анда 2022 елгы  чәчүне минераль ашламалар белән тәэмин итү буенча гамәлләр алгоритмы тәкъдим ителде.

 Иртәгә үк авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  Министрлыкка декабрь-май айларында һәр авыл хуҗалыгы оешмасы кысаларында  минераль ашламалар сатып алуның төгәл күләмен тапшырырга тиеш. Министрлык шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына  азот ашламалары һәм составында  азот булган  ашламалар төрләре буенча тәэмин итүчеләр киселешендә җыелма заявка җибәрәчәк.

“Бу мәсьәләдә иң мөһиме - төбәкләр күрсәтелгән күләмнәрне тулысынча алуны  тәэмин итәргә  тиеш. Мәсәлән, без декабрьгә  50 мең тонна заявка бирдек, ди, ә аның 30 мең тоннасын  гына алдык.  Бу зур проблемалар китереп чыгарачак”, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

Заявкалар булмаса, авыл хуҗалыгы оешмалары ашламаны биржада  сатып алырга мәҗбүр булачак, анда  инде аларны бөтенләй башка бәяләр көтә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International