Марат Җәббаров Татарстан Республикасында бердәнбер сертификацияләнгән кара уылдык җитештерү предприятиесендә булды

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Икорный дом Дары Волги» җитештерү предприятиесендә һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булды.

«Икорный дом Дары Волги»  компаниясе аквакультура шартларында мәрсин балыклары үрчетү һәм үстерү буенча һәм мәрсин балыклары уылдыгы җитештерү буенча эшчәнлек алып бара. Компания Татарстан Республикасында тарихта беренче һәм бердәнбер кара уылдык җитештерүче, шулай ук Казан шәһәрендә беренче һәм бердәнбер балык үрчетү предприятиесе булып тора.

Биредә Марат Җәббаров «җәйге чор» цехы белән, уылдык чәчү цехы белән танышты, балык продукциясен эшкәртү цехын карап чыкты.

2019 елда балыкчылык предприятиесе балыкчылык, балык эшкәртү хуҗалыкларын һәм Татарстан Республикасында балык продукциясен сату белән шөгыльләнүче компанияләрне берләштерүче авыл хуҗалыгы кооперативын төзү инициаторы белән чыкты. Шулай итеп, «ФИШАГРОПРОДУКТ» авыл хуҗалыгы кооперативы төзелде, аның  максаты - кооператив әгъзаларына үзара ярдәм күрсәтү һәм аларга авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, чимал сатып алу һәм әзер продукцияне сату буенча хезмәтләр күрсәтү.

Очрашу азагында  министр предприятие җитәкчесе белән Татарстан Республикасында балыкчылык юнәлешен үстерү перспективалары, шулай ук дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге турында фикер алышты.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International