Ставрополь делегациясе эшлекле визит белән Татарстанга килде

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында Ставрополь крае делегациясе белән киңәшмә узды. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров катнашты. Ставрополь ягыннан   «Ставсельхозинвест» ҖЧҖ директоры Руслан Тлисов, «Ставсельхозинвест» ҖЧҖен гамәлгә куючы Илдар Тлисов һәм «Агротехноком ПНГ» ҖЧҖ директоры Александр Панаев катнашты.

«Ставсельхозинвест» - тулы технологик цикллы селекция-орлыкчылык компаниясе. 2001 елдан башлап бу предприятие бөтен ил буенча фермерларны кукуруз орлыклары  белән тәэмин итә.

Киңәшмәдә яклар Татарстанның кыр полигоннарында орлыкларны сынау өлешендә хезмәттәшлек итүгә  әзер булуларын белдерделәр.

Татарстан инде берничә ел дәвамында Россия Федерациясенең инвестиция  җәлеп итүчән төбәкләренең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International