Әлмәт муниципаль районында аның башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә ботак-азык һәм төрле үсемлекләрдән азык әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә “Знамя труда” шәһәр һәм район газетасы.
Татарстан галимнәре терлекләрдә бруцеллез авыруына каршы вакцина уйлап таптылар. 2 июльдәГрозный шәһәрендә (Чечня) Төньяк Кавказ, Көньяк һәм Идел буе ФО ветеринария хезмәтләренең авыл хуҗалыгы терлекләрендә бруцеллез авыруын тамырдан бетерү буенча координация советы узачак. Бу хакта «Татар-информ» агнтлыгы корреспондентына Терлекләрнең токсикологик, радиацион һәм биологик иминлеге федераль үзәгендә (элеккеге ВНИВИ) хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, республикада 2,3 мең тонна ботак-азык, 329,4 мең тонна сенаж һәм 74,7 мең тонна печән әзерләнгән. Шартлыча бер баш терлеккә 2,3 центнер азык әзерләнгән.
“Минем кече Ватаным” IV Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсына Россия авыл яшьләре берлеге йомгаклар ясады.
“Кеше хезмәте белән данлы” номинациясендә беренче урынны актаныш муниципаль районының Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтҗанова алды.
Азык әзерләү, урак өсте – авыл хезмәтчәннәре өчен иң киеренке вакыт. Азык әзерләү кампаниясе чорында “Сөт ил” ҖЧҖ филиалларына ярдәм итү өчен механикалаштырылган өч отряд копплектлаштырылды.
Күпсанлы казанлылыр үтенече буенча түләүсез автобусның йөрү юлы 19 июньнән үзгәртелде, хәзер без “Җиңү проспекты” метро станциясеннән Фучик, Ломжинская һәм Сахаров урамнары аша йөрибез, дип хәбәр итә «Казан» агросәнәгать паркының матбугат хезмәте.