Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы 1889 елда төзелгән. Бүген шушы урта һөнәри белем бирүче дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе агросәнәгать комплексы өчен 7 белгечлек буенча белгечләр әзерли. Ул укучыларның эшче һөнәрләре буенча һөнәри әзерлегенә старт бирә торган үзенчәлекле мәйданчыкка әверелде.
Бүгенге көндә монда 741 студент көндез йөреп һәм читтән торып белем ала. 2014 елда 189 белгеч укып чыгачак. Узган уку елында 192 белгеч чыккан иде, аларның 80 %тан артыграгы диярлек эшкә урнаштырылды. Район башлыгы инициативасы белән техникум базасында авыл хуҗалыгы, сәнәгать, транспорт, хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе, иҗтимагый туклану, төзелеш һәм ремонт-төзелеш тармаклары өчен эшче һөнәрләр кадрларын әзерләү, яңадан әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү буенча Районара үзәк эшли башлады.
Белем бирү эшчәнлеге лицензия нигезендә алып барыла. Үз белемнәрен даими рәвештә күтәрүгә һәм инновацион технологияләрне үзләштерүгә омтылган белгечләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру максатында “Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы” урта һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә Минзәлә районы хуҗалыклары өчен 2013 елның 21 октябреннән 2013 елның 9 ноябренә кадәр “Терлек үрчетү технологы” дигән квалификация күтәрү курслары үткәрде. Курсларны 18 кеше үтте.
Техникум базасында районара ресурс үзәген булдыру «Агромастер» ҖЧҖ (И.З.Исламов), «БашИнком» ҖЧҖ (В.И.Кузнецов), Минзәлә токым предприятиесе (Е.Ф.Куприянов), Минзәлә районының дәүләт ветеринария берләшмәсе (С.Я.Панкова), ООО «Заиковский» (Р.Ш.Фаттахов) кебек предприятиеләрне уртак эшчәнлеккә социаль партнерлар буларак җәлеп итәргә ярдәм итте. Техникум шулай ук Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария академиясе, КФУ (БДПИ) һәм республиканың башка югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә.