ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2016 ел
шимбә

2016 ел башыннан бирле «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы республика халкына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 126 миллион сум күләмендә кредит бирде.


15
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Азнакай һәм Алексеевск муниципаль районнарында 20 гектар мәйданнан 60 тонна арыш җыеп алдылар, уңдырышлылык - 30 ц/га.

Шушы көннәрдә махсус республика комиссиясе Нурлат муниципаль районы хуҗалыкларының урып-җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерде.


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 11 июленән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында урып-җыю транспортының урып-җыюга әзерлеге буенча конкурс уза.

Татарстан Республикасында икмәк кабул итү предпримятиеләренең һәм элеваторларның бу ел ашлыгын кабул итү әзерлегенә тикшерү башланды.

Бу елның 21 - 22 июлендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХКК базасында Машина белән сыер саву осталарының 43 нче республика конкурсын үткәрү планлаштырыла. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы ысулларын тарату максатында уздырыла.

Бу елның 13 июлендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектлары Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты утырышын үткәрде.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 14 - 16 июлендә Алтай краенда «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе узачак. 

Кичә, 12 июльдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сөтнең сыйфатын арттыру юллары: имчәк сәламәтлеге һәм сыер саву буенча иң яхшы тәҗрибәләр» темасына «Вимм-Билль-Данн» (PepsiCo компанияләре төркеме) ААҖ ярдәмендә оештырылган семинар-уку узды.


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 11 июленә тулаем ил буенча 3,2 млн. гектар (2015 елда – 2,7 млн. гектар ) мәйданда 13,8 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган, уңдырышлылык 43,4 ц/га (2015 елда – 10 млн. тонна, уңдырышлылык - 37,1 ц/га). бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International