2016 елның 14 - 16 июлендә Алтай краенда «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе узачак. Быел «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсендә катнашуга 220дән артыккомпания заявка биргән. Россиянең 24 төбәгеннән компанияләр катнашуга теләк белдергән, шулай ук чит илләрдән дә заявкалар бар. Әлеге чарада профильлеведомстволар вәкилләре, Россия фәнни оешмаларының федераль агентлыгы, төбәкләр җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәсе органнары, тармак берлекләре, ассоциацияләр җитәкчеләре, эре җитештерү преприятиеләренең, шул исәптән чит илләрнең, вәкилләре катнаша.
Күргәзмәгә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге рәсми делегация барачак.
Делегация составында: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Нәҗип Хаҗипов, «Ак Барс» холдинг компаниясе” ААҖ, Россия фәннәр академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ДФУ, Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Госсорткомиссия»ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «ОрганикГрупп» ҖЧҖ, «Татагрохим» ААҖ, «АгроИнвест»ИК ҖЧҖ,«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «МТК «АК БАРС» СТК (МТК)” ҖЧҖ, Тукай муниципаль районының «Ирек» ҖК (ПК), «АГРОСИЛА» АҖ, «Восток» АФ ҖЧҖ, «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ, «Зәй шикәре» агорфирмасы” ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук Чүпрәле, Кукмара, Минзәлә, Саба муниципаль районнары башлыклары бар.
Күргәзмәнең төп темасы – авыл хуҗалыгын техника белән тэмин итүдә импортны алмаштыру. Күргәзмәдә Россия констукторларының һәм галимнәренең соңгы казанышларына, үзебезнең илнең машина төзелешенә игътибар биреләчәк. Экспозициянең шактый өлеше аграр машина төзелешенең Алтай кластеры педприятиеләрендә җитештерелгән үрнәкләргә биреләчәк.
Килгән кунаклар төрле авыл хуҗалыгы культураларына: йомшак сабан бодае, каты бодай, борчак, соя, кукуруз, ашлык фуражы һәм азык культураларына бәя бирә алачаклар. Гомумән алганда, 130дан артык сорт булачак.
Катнашучылар азык һәм эшкәртү сәнәгате тармагында импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм перспективалары турында фикер алышачаклар, илдә һәм дөньяда ашлык базарындагы вәзгыятьне анализлаячаклар, шулай ук авыл хуҗалыгын үстерүнең нәтиҗәле юлларын билгеләячәкләр.