Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсы

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Бу елның 13 июлендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектлары Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Джамбулат Хатуов, әлеге конкурсны үткәрү Россия авылының  уңай образын булдыру һәм авыл җирендә эшләүнең дәрәҗәле булуын күрсәтү, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен тарату, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыру, халык традицияләрен һәм тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклау өчен иҗтимагый әһәмиятле, дип билгеләп үтте.

Мондый конкурс «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотыклы үстерү»федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында өченче ел рәттән уздырыла. ЧараныАвыл территорияләрен тотрыклы үстерү департаменты һәм «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат үзәге» ФДБУ оештыралар.

Киңәшмә барышында Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү департаменты директоры Владимир Свеженец һәм «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат үзәге» ФДБУ җитәкчесеЕкатерина Попова Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына әзерләнү турында мәгълүмат бирделәр.

«Катнашучыларның саны елдан-ел арта баруы төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында авылны үстерү темасының шактый актив һәм күпкырлы чагылдырылуын раслый. Конкурста катнашучылар эшләрендә үзебезнең аграр секторны үстерү, хезмәт ресурсларыннан файдалану, авылда тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, югары квалификацияле кадрларны җәлеп итү һәм авылда калдыру мәсьәләләре киң чагылдырыла», - диде  Владимир Свеженец.

Екатерина Попова үз нотыгында конкурска илнең 29 төбәгеннән  170 эш керүе турында хәбәр итте. Конкурста катнашучылар матбугат басмаларына күбрәк игътибар бирәләр.

Федераль округлар кысаларында бирелгән заявкалар буенча Үзәк федераль округ алда бара. Иң күп заявкалар Оренбург өлкәсеннән кергән.

Конкурста катнашуга федераль, төбәк һәм шәһәр (район) журналларының, гәзитләренең, интернет-басмаларның, радио һәм телекомпанияләрнең журналистлары чакырыла.

Документлар 2016 елның 20 июненнән 31 августына кадәр agrosmi2016@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Белешмәләрне 8 (495) 411 81 45) телефоны аша һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәтенең  (843) 221 76 21 телефоны аша алырга мөмкин.  

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм акчалата премияләр бүләкләнәчәкләр. Бүләкләү тантанасы «Алтын көз – 2016» күргәзмәсе кысаларында үтәчәк.

Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән конкурсның рәсми сайтында konkurs.agromedia.ruтанышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International