Шушы көннәрдә махсус республика комиссиясе Нурлат муниципаль районы хуҗалыкларының урып-җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерде.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор), «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре керде.
Комиссия әгъзалары «Сөләйманов А.И.» КФХында, "Южная" агрофримасы” ҖЧҖендә, "Ирс"агрофирмасы” ҖЧҖендә, "Нурлат-Сөте" ҖЧҖендә, "Нурлат-Агро" ҖЧҖендә булдылар. Авыл хуҗалыгы техникасының уракка әзерлеге тикшерелде. Комиссия шулай ук хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеген тәэмин итү таләпләренең үтәлешенә аерым игътибар бирде.
«Сөләйманов А.И.» крестьян (фермер) хуҗалыгында уракка 17 комбайн төшәргә тора. Хуҗалык инвесторы Әхтәм Сөләйманов әйтүенчә, комбайннар тагын арттырылачак.
Комиссия район хуҗалыкларында техниканың уракка әзерлеген уңай бәяләде. Аларның һәркайсында техника иминлеге буенча күрсәтмәләр бирелде.
Нурлат муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ислам Сафиуллинәйтүенчә, 40 мең гектарга якын мәйданда бөртекле культуралар җыелырга тиеш.