Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ветеринария белгечләрен укыту буенча семинар узды

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Кичә, 12 июльдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сөтнең сыйфатын арттыру юллары: имчәк сәламәтлеге һәм сыер саву буенча иң яхшы тәҗрибәләр» темасына «Вимм-Билль-Данн» (PepsiCo компанияләре төркеме) ААҖ ярдәмендә оештырылган семинар-уку узды. Чарада 200дән артык кеше катнашты, болар: ветеринария белгечләре, зоотехниклар, республиканың сөтчелек хуҗалыклары җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар, шулай ук «Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең галимнәр-мөгаллимнәр составы катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрынеың терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов семинарда катнашучыларның әлеге укуга карата зур кызыксынучанлык күрсәтүләрен билгеләп үтте, сөтнең сыйфатын арттыру һәм хуҗалыклардагы ресурслардан тиешенчә файдалануның мәсьәләләренең актуальлеге турында сөйләде.

Нәҗип Хаҗипов, быел эшкәртелмәгән сөтне сатып алу бәяләре узган елга караганда 2,40 сумга артыграк булды, дип билгеләп үтте, бу, һичшиксез, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре икътисадына уңай тәэсир иттте, диде ул.

Чара барышында Россия Федерациясендә терлекчелек буенча әйдәүче компанияләр белгечләре чыгыш ясадылар: «Вимм-Билль-Данн» ААҖ компаниясенең сөтчелек программасын үстерү буенча директорыАлександр Прищепа,  «Интервет» ҖЧҖ компаниясенең эре мөгезле терлекләр бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Алексей Олейник, «Рабос Интел» ҖЧҖ компаниясенең терлекчелектә гигиена буенча белгече, ветеринария фәннәре кандидаты Геннадий Селиванов, «Нәтиҗәле терлекчелек»ФҖҮ (НПЦ) ҖЧҖ директоры, биология фәннәре кандидаты Михаил Вареников.

Уку барышында ТР Таможня берлегенең «Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында» ТС 033/2013 техник регламенты нигезендә эшкәртелмәгән сөткә 2017 елның 1 июленнән яңа таләпләр кертелү мәсьәләләре каралды, Россиянең башка төбәкләрендә сөт саву өчен яңа җайланмалар куллану тәҗрибәсе турында сөйләшү булды.

Презентация материалларын күчереп алу өчен сылтама:

http://agro.tatarstan.ru/rekomendatsii-i-peredovoy-opit.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International