Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы: 2016 елның 11 июленә 13 млн. тоннадан артык ашлык җыелган

2016 елның 12 июле, сишәмбе

2016 елның 11 июленә тулаем ил буенча 3,2 млн. гектар (2015 елда – 2,7 млн. гектар ) мәйданда 13,8 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган, уңдырышлылык 43,4 ц/га (2015 елда – 10 млн. тонна, уңдырышлылык - 37,1 ц/га). бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә.

Шул исәптән Көньяк федераль округында бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,7 млн. гектарга якын суктырылган (2015 елда – 1,5 млн. гектар ). 8,3 млн. тонна ашлык җыелган (2015 елда – 6,2 млн. тонна), уңдырышлылык - 48,5 ц/га (2015 елда – 40,9 ц/га).

Төньяк Кавказ федераль округында 1,1 млн. гектар суктырылган (2015 елда – 0,3 млн. гектар ). 4,4 млн. тонна ашлык җыелган (2015 елда – 3,1 млн. тонна) уңдырышлылык - 41,2 ц/га (2015 елда – 35,7 ц/га).

Саратов өлкәсендә 76,3 мең гектар суктырпылган (2015 елда – 93,2 мең гектар). 201,7 мең тонна ашлык җыелган (2015 елда – 114,3 мең тонна) уңдырышлылык - 26,4 ц/га (в 2015 г. – 12,3 ц/га).

Үзәк федераль округында 15,2 мең гектар суктырылган (2015 елда – 71,3 мең гектар). 55,7 мең тоннаашлык җыелган (2015 елда – 206 мең тонна) уңдырышлылык - 36,5 ц/га (в 2015 г. – 28,9 ц/га).

Көзге һәм сабан бодае тулаем ил буенча 2,2 млн. гектар мәйданда суктырылган (2015 елда – 1,8 млн. гектар ). 9,8 млн. тонна ашлык җыелган (2015 елда – 6,9 млн. тонна), уңдырышлылык - 45,4 ц/га (2015 елда – 37,5 ц/га). 

Көзге һәм язгы арпа 561,9 мең гектар мәйданда суктырылган (2015 елда – 506,4 мең гектар). 2,3 млн. тоннаҗыелган (2015 елда – 2 млн. тонна), уңдырышлылык - 40,8 ц/га (2015 елда – 40,5 ц/га). 

Көзге рапс 37,5 мең гектар суктырылган (2015 елда – 70,4 мең гектар). 72,3 мең тонна җыелган (2015 елда – 108,4 мең тонна), уңдырышлылык - 19,3 ц/га (2015 елда – 15,4 ц/га).

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 7,3 мең гектар мәйданда бәрәңге чыгарылган, 122,2 мең тонна җыелган, уңдырышлылык - 166,5 ц/га.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 12,7 мең гектар мәйданда115,1 мең тонна яшелчә җыелган, уңдырышлылык - 90,8 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International