2016 ел башыннан бирле «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы республика халкына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 126 миллион сум күләмендә кредит бирде. Бирелгән кредитлар күләме узган елның шушы чорына караганда 212%ка артты, кредит суммасының уртача күләме 269 мең сум тәшкил итә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә бирелгән кредитларның өчтән бере Балтач, Буа, Мамадыш муниципаль районнарындагы өстәмә офисларда рәсмиләштерелгән.
Банк заем акчаларының шактый өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучыларга терлекчелекне үстерүгә(шул исәптән терлекчелек биналары төзүгә), умартачылыкны киңәйтүгә, авыл хуҗалыгы техникасы, терлек азыгы сатып алуга һәм сезонлы ихтыяҗларга бирелгән.
«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кодәрмәтова билгеләп үткәнчә, филиал командасының нәтиҗәле эшләве банкның төбәкләрне кредитлау позициясен ныгытырга ярдәм итте. Татарстан филиалының төп бурычы кредит портфеленең сыйфатын арттырудан һәм алга таба клиент базасын киңәйтүдән гыйбарәт.