Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Азнакай һәм Алексеевск муниципаль районнарында 20 гектар мәйданнан 60 тонна арыш җыеп алдылар, уңдырышлылык - 30 ц/га.
Апас муниципаль районында уҗым бодаен җыюга керештеләр. 165 гектар мәйданнан 495 тонна ашлык җыйганнар, уңдырышлылык - 30 ц/га. Нурлат районында 11 гектар арыш суктырылган, 46 тонна ашлык алынган, уңдырышлылык - 42 ц/га.
Әгерҗе муниципаль районында кузаклы культураларны чаптыру башланды. Бүгенге көндә борчак 100 гектар мәйданда чаптырылган.
Азнакай, Буа, Зәй, Сарман, Тәтеш, Тукай муниципаль районнарында шепкән җыюга керештеләр. Мәс.,Азнакай районында бүгенгә 45 гектар мәйданнан 55 тонна җыелган, уңдырышлылык - 12,2 ц/га; Буарайонында - 91 гектардан 66 тонна, уңдырышлылык - 7,3 ц/га; Зәй районында - 291 гектардан 305 тонна, уңдырышлылык - 10,5 ц/га; Сарман районында - 112 гектардан 137 тонна, уңдырышлылык - 12,2 ц/га;Тәтеш районында - 132 гектардан 171 тонна, уңдырышлылык - 13,0 ц/га; Тукай районында - 140 гектардан 249 тонна, уңдырышлылык - 17,8 ц/га.