Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән «Газпромбанк»ның Казандагы филиалы вице-президенты-идарәчесе Антон Фоминның эшлекле очрашуы узды.
Чара Федераль Ветеринария һәм санитария күзәтчелеге хезмәтенең (Россельхознадзорның) язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча киңәшмәсе кысаларында узды. Аксубай, Чистай муниципаль районнары умартачылары белән очрашуда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары, умартачылар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы предприятиеләренең «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашу мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Калуга өлкәсендә булды. Делегацияне Калуга өлкәсе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Геннадий Селюжицкий озата йөрде.
“Август-Мөслим” терлекчеләре “Элита” дәүләт нәсел предприятиесенә югары генетик күрсәткечләр белән Сэмпай кушаматлы голштин үгезен тапшырдылар, биредә аңа үгез-җитештерүче карьерасын яуларга туры киләчәк.
Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына багышланган пленар утырышта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Утырыш Биектау районының Чыршы авылында узды.
Бүген Биектау районының Дөбъяз авылында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “КООП ОКОЛО” бренды астында ачылган яңа кибеттә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең хисап җыелышында катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фәридә Гарифуллина рәислегендә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы утырышы узды. Утырышта республика һөнәр берлеге оешмасының 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2026 елга төп бурычлар билгеләнде.
Бүген Министрлыкта дәүләт хезмәткәрләре өчен «Госпромпт» ясалма интеллект системасында Аппарат хезмәткәрләрен эшләргә өйрәтү буенча уку узды. Укуны Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренүләр бүлеге баш белгече Ислам Кадиев үткәрде.