Министрлыкта Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында фикер алыштылар

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы предприятиеләренең «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашу мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Рөстәм Гайнуллов, Дмитрий Яшин, Марат Кәримов, Гөлүс Баязитов, «Татарстан Республикасы Энергетик ресурслы нәтиҗәле технологияләр үзәге» ДАУ директоры урынбасары Шамил Бәйрәмов катнашты.

Марат Җаббаров, агросәнәгать комплексы продукциясенә чыгымнар арткан һәм бер үк вакытта бәяләр төшкән бүгенге шартларда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты - предприятиеләрнең үз чыгымнарын оптимальләштерү инструментларының берсе булып тора, дип ассызыклады. «Моңа активрак кушылырга кирәк, моның өчен түлисе дә түгел бит, бушлай ул», - дип өстәде ул.

Шамил Бәйрәмов «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына җәлеп ителгән агросәнәгать комплексы предприятиеләре, яңа технологияләр һәм җайланмалар кертү, җитештерү процессларын автоматлаштыру, шулай ук предприятиеләрне оптимальләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашырганнан соңгы уңай үзгәрешләр турында сөйләде.

Шамил Бәйрәмов, 2025 елда хезмәт җитештерүчәнлеге уртача +18,1%ка үскән 27 предприятие җәлеп ителгән, дип билгеләп үтте, алар арасында: «Орсис-Агро» - терлекчелек комплексында сөт җитештерүне оптимальләштерү, «Ленин ис. Нәсел заводы» - бозаулар үстерү процессының нәтиҗәлелеген арттыру, «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән ашлык кабул итү процессын оптимальләштерү, “Элита” дәүләт нәсел предприятиесе” - җитештерүче-үгез орлыкларын җитештерү һәм сату процессын оптимальләштерү.

Чара азагында предприятие җитәкчеләрен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектында катнашырга өндәделәр. Тулырак консультация алу өчен гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://zayavkappt.bitrix24site.ru/zayavka_kons2025/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International