Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән «Газпромбанк»ның Казандагы филиалы вице-президенты-идарәчесе Антон Фоминның эшлекле очрашуы узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Газпромбанк»ның Казандагы филиалы идарәчесе урынбасары Никита Самойлов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры урынбасары Гүзәл Хөснетдинова катнашты.
.jpeg)
Очрашуда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең һәм «Газпромбанк» АҖнең инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өлешендә үзара хезмәттәшлек итүе һәм банкның республиканың фәнни-мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Антон Фомин Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы компанияләрен ташламалы финанслау кысаларында банк ярдәме һәм гамәлгә ашырыла торган килешүләр турында сөйләде. Төп килешүләргә ул «Нәфис» компанияләр төркемен, «Ак Барс Холдинг» компанияләр төркемен, «Август» компанияләр төркемен һәм «Агросила» компанияләр төркемен комплекслы финанслауны кертте.