Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең хисап җыелышында катнашты.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе оешмалары үзәк берлеге Советы Рәисе урынбасары Виталий Бродский катнашты.
Рашат Шәймәрданов район кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативларының 2021-2025 еллардагы эшчәнлегенә йомгаклар ясады һәм 2026 елга бурычлар билгеләде. Күрсәтелә торган хезмәтләр эшчәнлегенең гомуми күләме биш ел эчендә 1,6 тапкырга арткан һәм 2025 елгы эш нәтиҗәләре буенча 27 млрд сум тәшкил иткән. Ел саен Россия төбәк берлекләре арасында Татпотребсоюз эшчәнлекнең барлык төрләре буенча алдынгы урыннарны били.
“Татарстанның Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеше гомумроссия күләменең 12%ын тәшкил итә, шулай ук Идел буе федераль округындагы өлеше - 27%. Бу нәтиҗәләргә дәүләт ярдәме һәм республика кооператорларының тырыш хезмәте исәбенә ирешелде, 2025 елда республика бюджетыннан 300 млн сум акча бирелде”, - дип өстәде Рашат Шәймәрданов.
Нотыктан күренгәнчә, әзерләү әйләнеше 5 ел эчендә 1,5 тапкыр арткан һәм 2025 ел нәтиҗәләре буенча 14,4 млрд сумлык булган. Ваклап сату товар әйләнеше күләме 5 ел эчендә 26%ка арткан һәм хисап елында 6,7 миллиард сумга җиткән. Җитештерү күләме 5 ел эчендә 1,5 тапкыр арткан, 2025 елда ул 3,6 миллиард сумга җиткән. Җәмәгать туклануының товар әйләнеше 5 ел эчендә ике тапкыр арткан, 2025 ел нәтиҗәләре буенча 1 млрд 613 млн сумлык булган, үз продукциясе әйләнеше шулай ук 2 мәртәбә арткан һәм 1 млрд 380 млн сумлык булган.
Рашат Шәймәрданов әйтүенчә, алга таба да лидер булып калу һәм трендлар булдыру өчен киләчәккә карап эш итәргә кирәк. «Конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру өчен безнең алда яңа офыклар ачылды: товар йөртүне тагын да акыллырак һәм тизрәк башкарырга: үзебезнең курьерлык хезмәтләрен, кейтеринг һәм күчмә хезмәт күрсәтүләрне үстерергә; сәламәтлек турында кайгыртырга: глютенсыз, витаминлаштырылган продуктлар һәм милли ашлар линейкасын киңәйтергә; эмоцияләр өчен киңлекләр булдырырга: гаилә һәм уен зоналарын үстерергә; сатып алучыга якынрак булырга: ваклап сату челтәрләре һәм автолавкалар аша үз продукцияңне активрак сатарга; туризмны үстерергә: җәмәгать туклануы нокталарын туристлык маршрутларына интеграцияләү республика кунакларын милли ашлар байлыгы һәм кунакчыллык белән таныштырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп китте ул.
Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе, беренчел бурыч — кулланучылар кооперациясенең кадрлар составын иң мөһим конкурентлы өстенлекләрнең берсе итү, дип ассызыклады. “Моның өчен агымдагы елда яшьләрне һәм студентларны, заманча мотивация ысулларын кулланып, актив җәлеп итү; һөнәргә кызыксыну уяту максатында мәктәпләрдә остазлык эшен яхшырту һәм һөнәри юнәлешле эшне дәвам итү буенча эшләр алга таба да барачак. «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» халыкара кулланучылар кооперациясе форумы яшьләр өчен көчле стимул булачак, кооператив эшчәнлеккә кызыксыну уятачак һәм бу өлкәнең әһәмиятен күрсәтәчәк, дип ышанабыз”, — диде Рашат Шәймәрданов.
«Әлки» кулланучылар кооперативы Советы рәисе Гөлнур Сафина предприятиедә эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Кооператив авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм эшкәртү, ит ярымфабрикатлары җитештерү, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү, ваклап сату, туклануны оештыру белән шөгыльләнә.
“Без мөгезле эре терлек һәм кош-корт итеннән кулдан 30 төрдән артык ярымфабрикатлар әзерлибез. Продукцияне Әлки районының кереп йөрү авыр булган һәм ерак урнашкан торак пунктларына автолавкаларда илтәбез. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган күргәзмә-ярминкәләрдә дә катнашабыз. Мондый чараларда катнашу нәтиҗәләре безнең продукциягә ихтыяҗ зур булуын күрсәтә”, - дип өстәде ул.
Гөлнур Сафина шулай ук кулланучылар кооперативларына махсус программалар буенча автотранспортны модернизацияләү өлешендә ярдәм итү шартлары һәм мөмкинлекләре өчен рәхмәт белдерде: «Бу бик мөһим чара, аның ярдәмендә Татарстан Республикасы кулланучылар кооперативлары өчен мөһим проектлар гамәлгә ашырыла”.
Ленар Гарипов Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең Татарстан Республикасында азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйнавы турында сөйләде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлекнең гомуми күләме 27 млрд сумга җиткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 10%ка күбрәк.
Аның әйтүенчә, бүген Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге кайбер мөһим социаль юнәлешләр буенча җитди эш алып бара — бу хәрбиләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү. Махсус хәрби операция башланганнан бирле 123 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Шәһәр ярминкәләрен оештыру һәм уздыру шулай ук өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Узган ел 23 ярминкә чарасы үткәрелгән, аларда 2 млрд сумлык продукция сатылган. Бу күләмнең 280 миллионнан артыгы Татпотребсоюз оешмаларына туры килә.
Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, республиканың ерак һәм аз халыклы җирлекләрен көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итү – Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең төп бурычларыннан берсе. Республиканың якынча 1300 авыл торак пунктына мобиль сәүдә форматында хезмәт күрсәтелә. Ел саен республика бюджеты исәбенә кооперативлар өчен автолавкалар сатып алына. Хәзерге вакытта 135 машина бар, агымдагы елда тагын 35 машинага 73,5 млн сумга кадәр акча каралган.
Кулланучылар җәмгыятьләрен үстерү ысулларының берсенә Ленар Гарипов шулай ук «КООП ОКОЛО» «КООП ЯНӘШӘДӘ» бренды астында кибетләр ачуны кертте. Республикада шундый 100 кибет эшли, бу - кулланучылар кооперациясе системасында кооператив сәүдәне франшиза шартларында модернизацияләү буенча Үзәк берлегенең һәм X5 Group компаниясенең уртак проекты. Тиз туклануның заманча форматлары һәм «Акыллы ассортимент» концепциясе сәүдә нокталарын һәр торак пункт ихтыяҗлары өчен яраклаштырырга мөмкинлек бирә.
Чара азагында Ленар Гарипов Татарстан Республикасының Кулланучылар җәмгыятьләрен һәм кооперативларын үстерүгә зур өлеш керткән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бүләкләде.