Чара Федераль Ветеринария һәм санитария күзәтчелеге хезмәтенең (Россельхознадзорның) язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча киңәшмәсе кысаларында узды. Аксубай, Чистай муниципаль районнары умартачылары белән очрашуда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары, умартачылар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Рәмис Заһидуллин катнашучыларны 2025 елгы эшләргә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар белән таныштырды. Шулай ук «Сатурн» федераль дәүләт мәгълүмат системасында «Умартачы порталы» ярдәмче системасы эшли башлауга да игътибар юнәлтте.
“Бу инструмент умартачыларга пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану турында тиз арада белешмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Ярдәмче система пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану планнары реестрына нигезләнгән, аны хуҗалык субъектлары тутырачак. Куллану картасы, башкарыла торган эшкәртүләр турында актуаль мәгълүмат бирелеп, даими рәвештә яңартылып торачак”, - дип билгеләп үтте ул.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге, ашлык сыйфатын контрольдә тоту һәм орлык күзәтчелеге бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров яңа чыганаклар барлыкка килүне һәм таралуны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар, шулай ук карантин фитосанитария зоналарын бетерү турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Аннары “Хайваннарның сәламәтлеген саклау буенча федераль үзәк” («ВНИИЗЖ») ФДБУ Татарстан филиалының маркетинг һәм үсеш бүлеге әйдәүче белгече Динар Шәрәфетдинов «ВНИИЗЖ» ФДБУ филиалы контролендәге продукциянең иминлек гарантияләре турында сөйләде.
«АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин үз чыгышында «Орлыкчылык» федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС) һәм «Сатурн» федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС) таләпләрен, теркәлмәгән агрохимикатлар (пестицидлар, инсектицидлар) куллануны булдырмау мәсьәләләрен һәм дератизация буенча бурычларны яктыртты.
Киңәшмә барышында катнашучылар шактый күп актуаль һәм проблемалы мәсьәләләрне карадылар. Шулар арасында - чәчүлек мәйданнары структурасы, агрохуҗалыклар территорияләренең бүгенге торышы, сезонга әзерләнүнең төп аспектлары. Ашлыкны декларацияләү, пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.