Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына багышланган пленар утырышта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Утырыш Биектау районының Чыршы авылында узды.
.jpeg)
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк кулланучылар җәмгыятьләре берлеге (Центросоюз) Советы рәисе Дмитрий Зубов һәм башкалар Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге күргәзмәсен карадылар, анда авыл хуҗалыгы кооперациясе предприятиеләре үз продукцияләрен күрсәттеләр.
Пленар утырышның модераторы булараак, Россия кооперация университеты ректоры, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева чыгыш ясады.
Пленар утырыш барышында Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Россия Үзәк кулланучылар җәмгыятьләре берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов нотыклар белән чыгыш ясадылар.
Пленар утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барысын да истәлекле дата – Кулланучылар кооперациясе системасы оешуның 195 еллыгы белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов бүген Дөбъяз авылында ачылган яңа кибеттәге тәэсирләре белән уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, Биектау районының Дөбъяз авылында Үзәк кулланучылар җәмгыятьләре берлеге һәм X5 тарафыннан дәүләти-хосусый партнерлык кысаларында яңа авыл кибете (КООП ОКОЛО бренды астында) ачылды.
Татарстан Рәисе, кулланучылар кооперациясе системасына хакимият тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш, дип ассызыклады.
"Без шәхси бизнесның ерак авыл территорияләрендә сәүдә итүне тәэмин итә алмавын аңларга тиеш - ерак авылларга барып җитә алмыйлар. Шуңа күрә кулланучылар кооперациясенә дәүләт тә ярдәм итәргә тиеш. Әйе, әлбәттә инде, зур торак пунктларда сәүдә итәргә теләүчеләр эшкуарлар табылыр. Әмма ул авылда да булырга тиеш – заманча сыйфатлы хезмәт күрсәтү дә, сәүдә дә булырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Россия Үзәк кулланучылар кооперациясе берлеге һәм аның җитәкчесе Дмитрий Зубовның кулланучылар кооперациясе үсешен тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерде. “Без вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрүен күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин бүгенге яңа кибетне күреп, шаккаттым (Дөбъязда). Бу бөтенләй яңа хезмәт күрсәтү төре! Беләсезме, шәһәрдә кешеләрнең сайлау мөмкинлеге зур - алар теләсә кая бара алалар. Авылда да шулай булырга тиеш, яхшы сәүдә үзәге кирәк - кибет әле ул кешеләр өчен аралашу урыны да. Шуңа күрә - Дмитрий Львович Зубовка һәм Үзәк кулланучылар җәмгыятьләре берлеге партнерына - Х5кә дә бик зур рәхмәт».
Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең авылда яңа заманча кибетләр ачылуына ярдәм итәчәгенә ышандырды һәм Татарстан Кулланучылар кооперациясе продукциясе файдалануда булсын иде, дигән фикерен белдерде.
“Без үзебезнең яктан тулы күрсәтәчәкбез. Аз халык яши торган пунктларга хезмәт күрсәтү, сәүдә нокталары булдыру – бу шулай ук хакимиятнең мөһим бурычы. Бу мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителми, моны хәл итәр өчен көч куярга, кешеләрне табарга һәм аларны өйрәтергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Бездә шундый 500 кибет булачак - без моны хуплыйбыз!”,- дип белдерде Татарстан Рәисе. Исегезгә төшерәбез, киләчәктә Россия Үзәк кулланучылар җәмгыятьләре берлеге (Центросоюз) һәм Х5 хезмәттәшлеге кысаларында Татарстанда мондый кибетләр санын 500гә җиткерү күздә тотыла (хәзер алар 100әү ачылган).
Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Татарстан Казанда Халыкара кулланучылар кооперациясе форумын (2026 елның 8-10 июле) уздырырга әзер, дип белдерде