ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2017 ел
шимбә

Республикада урып-җыю кампаниясе башлану турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.


4
август, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас һәм Чүпрәле муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Сәяси проектны гамәлгә ашыру кысаларында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Иҗтимагый советы инициативасы буенча «Бакчачы йорты – гаилә терәге» сәяси проектын гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл узды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 7 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча җыелыш узды. 


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 17-18 августында Әтнә муниципаль районының “Мәңгәр” АХҖКында (җитәкчесе Айдар Шәрипов) машина белән сыер саву осталарының 44 нче республика конкурсы узачак, анда район этапларында катнашып, җиңү яулаган осталар җыела.

 

Биектау районында буш яткан җир өлешләрен муниципаль милеккә күчерү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы кредит бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә 2017 елгы уңышны җыюга багышланган видеоконференция режимында киңәшмә узды. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләреннән, шулай ук «Татарстанның элиталы орлыклары» вәкилләреннән торган комиссия көзге бодай, арпа һәм борчак орлыкларына үткәрелгән грунт-сорт тикшерүенә йомгаклар ясады. 


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» һәм «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программаларында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс буенча өстәмә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International