Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды

2017 елның 14 октябре, шимбә

Шимбә көнне Казанның 10 сәүдә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Совет районында «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ территориясендә «Татмелиорация» ТК» ААҖенең, Арча, Балтач муниципаль районнары фермерларының продукциясе сатылды. Ярмикәгә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, «Татмелиорация» ТК» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм башкалар килгән иде.

«Продукциянең ассортименты бай, ә бәяләр Министрлык тәкъдим иткән дәрәҗәдә, – дип сөйләде Николай Титов. – Бүген чып-чын бәйрәм. Шунысы сөендерә, безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр ярминкәләрдә рәхәтләнеп катнашалар».

Бу мәйданчыкка 11,8 млн. сумлык продукция китерелгән. «Агропаркта уздырыла торган ярминкәләрдә без икенче ел катнашабыз. Бүген без 150 тонна ашлык, 120 тонна бәрәңге, 70 тонна кәбестә һәм мелиоратив оешмалар хезмәт күрсәтә торган партнерларның сугарулы җирләрендә җитештерелгән башка авыл хуҗалыгы продукциясе алып килдек. Гадәттә, алып килгән продукциянең 95%ы көн уртасына кадәр үк сатылып бетә, – диде Марс Хисмәтуллин. – Бүгенге көндә мелиорация – авыл хуҗалыгы үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Без быел “Алтын көз - 2017” күргәзмәсендә алтын медаль алдык – аны Казан сугару техникасы заводы “Казанка” су сиптерү машинасы өчен алды».

Авиатөзелеш районы ярминкәсендә «Татагрохим» ААҖенең ярдәмче хуҗалыклары булды. «Ел саен уза торган бу чараларга без җентекләп әзерләнәбез, һәр мәсьәләне аерым хәл итәбез. Белгәнегезчә, без һәр атнада 3-4 машина белән киләбез, ә бүген 28 район бүлекчәләреннән 108 машина килде, – дип билгеләп үтте “Татагрохим” ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин. – 12 миллион сумлык продукция китерелде, шул исәптән 60 тонна бәрәңге, 13 тонна ит, 5 тоннага якын үлчәүле сөт, 15 мең данә тавык йомыркасы, 2 тонна май, сыр. Ике урында хәйрия ашлары оештырыла, бүген дә концерт-күңел ачу программасы оештырылды. Продукцияне дә бик теләп алалар».

«Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖендә кебек, монда да килүчеләр бик күп булды.

«Башта бәрәңге алдым, хәзер хатын язган исемлек буенча җыеп чыгам. Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә һәм уңайлы бәяләрдән сыйфатлы продукция сатуны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә», – дип сөйләде Казанда яшәүче Марат Сафиуллин.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көнне Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында, шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International