Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаучыларның милли ассоциациясенең «Ашлык экспортлауның актуаль мәсьәләләре» буенча конференциясе узачак

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

2017 елның 9 ноябрендә Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаучыларның милли ассоциациясенең бөртекле культураларны экспортлауга багышланган конференциясе узачак.

Чарада Россиядә һәм дөнья күләмендә барлыкка килә торган ашлык базарлары конъюнктурасы темасы буларак, авыл хуҗалыгы продукциясен сату өлкәсендә халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү, Россия ашлыгын экспортлауның логистик инфраструктурасы, салым салу өлкәсендә законнар эволюциясе, 2017 елның маенда имзаланган авыл хуҗалыгы продукциясе әйләнеше өлкәсендәге Хартия шартларында ашлык базары эшенең беренче нәтиҗәләре кебек мәсьәләләр каралачак.

Конференция эшендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федераль салым хезмәте, Ветеринария һәм санитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт вәкилләре, авыл хуҗалыгы базары өлкәсендә әйдәүче экспертлар, тармак берлекләре җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International