Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. 2017 елның 17 октябренә 59,2 мең га (планнан 80%) мәйданда 2393,2 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Уртача уңыш – 404 ц/га.
Көнбагыш 21 мең га (16%) мәйданда җыелган. Май орлыгы 33,4 мең тонна суктырылган, гектардан уртача уңдырышлылык 15,9 центнер тәшкил итә.
Орлык кукурузы 5 мең га (6,4%) мәйданда 17,1 мең тонна суктырылган, уртача уңыш – 34,1 ц/га.
Республика хуҗалыкларында яшелчә 1,4 мең га (52%) мәйданда җыелган, яшелчәләрнең тулаем җыемы – 41,6 мең тонна.