Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш, Ютазы һәм Мөслим муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында анда катнашучылар «Сарман аграр көллияте», дәүләт аграр белем бирү учреждениесенең 1 нче номерлы филиалында, «Агромастер» ПК” ҖЧҖендә һәм «Исламов И.З.» КФХсында булдылар. Илгиз Исламов крестьян-фермер хуҗалыгында алар туфрак эшкәртү процессы белән таныштылар һәм җир эшкәртә торган төрле агрегатларның уңай һәм тискәре якларына бәя бирделәр.
Фикер алышуда төп тема туфрак эшкәртүнең дөрес ысулларын сайлау һәм бер метрга кадәр катламда туфракның дымлылыгын саклау мәсьәләләре булды. Шулай ук авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыру факторлары каралды.