Агымдагы елның 9 аенда республика авыл хуҗалыгы тармагының терлекчелек өлкәсендәге эш йомгаклары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.
Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Николай Титов билгеләп үткәнчә, узган атнада соңрак өлгерә торган культураларны җыю һәм туфрак эшкәртү өчен уңай һава торышы булды. Бүгенгә 2 млн. 250 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш – 399 ц/га. Эш дәвам итә, тагын 24% җыелмаган мәйдан бар әле. Алдынгы хуҗалыклардан Сарман (397 мең т), Зәй (392 мең т) һәм Буа (230 мең т) районнарын атап узды ул. Заводларга эшкәртү өчен 1 млн. тоннадан артык татлы тамыр китерелгән. Бүгенгә 103 мең тонна шикәр әзерләнгән.
Бу көннәрдә Татарстанда орлык кукурузын суктыра башладылар. Бүгенгә 4,5 мең гектардан 16 мең тонна уңыш алынган. Гектардан уртача 34 ц орлык чыга. Шулай ук көнбагыш җыю да дәвам итә – 130 мең гектардан 15 мең га яисә 12% җыелган, уртача уңыш – гектардан 17 центнер. Барысы 26,2 мең тонна май орлыгы җыелган. Яхшы күрсәткенчләр Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Әлки районнарында күзәтелә, аларда 16%тан 30%ка кадәр мәйдан суктырылган.
Нотыкчы әйтүенчә, Татарстанда 1,5 млн. гектардан артык – 75% җир сөрелгән. Аның 400 мең гектардан артыгы тирәнтен эшкәртелгән. Николай Титов, киләсе атна яңгырлы булачак, шуңа күрә яңгырсыз вакыттан мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга кирәк, дип кисәтте.
Аннары Николай Титов бу елның 9 аенда терлекчелек тармагындагы эшкә йомгаклар турында кыскача сөйләп узды. Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында барлыгы 736,5 мең баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 244,4 мең баш – сыерлар. Хуҗалыкларда шулай ук 424,6 мең дуңгыз, 51 мең сарык һәм 7 мең кәҗә исәпләнә.
Татарстанда гыйнвардан сентябрьгә кадәр 974 мең т сөт һәм 657 млн. данә йомырка җитештерелгән. Хуҗалыкдарда һәркөнне 3250 тоннадан артык сөт җитештерелә, бу 2016 елга караганда 190 тоннага күбрәк, дип билгеләп үтте Николай Титов.
Шул ук вакытта кайбер районнарда сөт җитештерү кимегән. Бу Минзәлә, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм Менделеевск районнарында күзәтелә.
Рөстәм Миңнеханов, сөт җитештерү – бу АПК өлкәсендә көндәлек һәм иң ышанычлы акча эшләү ысулы, диде. «Сөт булмаса, ничек хуҗалык алып барырга, хезмәт хакын ничек түләргә, ягулык ничек алырга? Башка төрле даими чыганак юк. Үсемлекчелек бары тик аерым чорларда гына табыш китерә», – диде Татарстан Президенты һәм районнар башлыкларына сыерларга игътибарны арттырырга кушты.