Республиканың Сарман районында шикәр чөгендерен җыюда эшләүче механизаторларны бүләкләделәр

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыюда эшләүче механизаторларны бүләкләделәр. Акчалата премияләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.

Мондый бүләкләргә комбайнчылар “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Тәлгать Ибраһимов, Ленар Әхмәдиев, Руслан Миңнемөхәммәтов, Илдар Хуҗин, “Сарман” АФ” ҖЧҖеннән Вәдүт Хөснуллин һәм Айрат Шәймөхәммәтов лаек булдылар. Чөгендер төяүдә “Җәлил” АФ” ҖЧҖеннән – Дамир Моратов, Айрат Сәлихов, “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Илфат Йосыпов, Рамил Сәлихов һәм “Сарман” АФ” ҖЧҖеннән Ринат Илдарханов үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, шулай ук бүләкләргә ия булдылар.

Район буенча бүгенгә шикәр чөгендере 9,9 мең га (планнан 83%) мәйданда җыелган. Тулаем җыем 412,3 мең тонна тәшкил итә, уртача уңыш – 415 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International