Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Кече Мәрәтхуҗа авылыннан КФХ башлыгы Радик Зиннәтов 25 баш эре мөгезле терлек өчен бина төзи. Быел ул “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” программасы буенча грант оттты.
«Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта 20 баш эре мөгезле терлек бар. Безнең бурыч – бер ел ярым эчендә савым сыерлары санын 25 башка кадәр җиткерү. Төзү эшләрендә улым булыша, – дип сөйләде Радик Зиннәтов. – Хәзер эш объектка электр кертүдә генә тукталып калды. Заявка бирдем инде».
Крестьян-фермер хуҗалыгында трактор һәм печән җыеп тыгызлый торган агрегат бар. Башка төр терлек азыгын КФХ башлыгы сатып алырга уйлый.