“Сарман аграр көллияте” ДАҺБУендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча WorldSkills Russia - 2018 Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты ярышларына йомгаклар ясадылар.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев һәм район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов катнаштылар.
Катнашучылар 5 модуль буенча ярыштылар: «Джон Дир 8335R тракторындагы электр җайланмаларының техник ватыклыгын билгеләү һәм аларны төзәтү», «МТЗ-1221.1 тракторының Д-260.2 двигателендәге ватыкны төзәтү, ПФР-145 пресслау агрегатын җыю, көйләү», «Агронавигатор» нигезендә “төгәл игенчелек» технологияләрен куллану», «Әйләнмәле сабандагы ватыкны төзәтү, көйләү һәм агрегатлаштыру».
Биремнәрне башкару өчен катнашучыларда ныклы белем, авыл хуҗалыгы машиналары буенча күнекмәләр, хезмәтне саклау кагыйдәләрен белү һәм мантыйкый фикерләү таләп ителә иде. Бәяләү 289 аспект буенча уздырылды. Бәяләү аспектлары арасында – җитешмәгән детальләрне билгеләү, дөрес урнаштырылмаган яисә “дөрес булмаган” болтларны алыштыру, көзгеләрне, яктырткыч приборларны көйләү бар иде.
Конкурста түбәндәге студентлар җиңүчеләр булып танылды: 1 нче урынны “Сарман аграр көллияте” ДАҺБУнең 4 курсы студенты Азат Тимербаев алды; 2 нче урында - “Кукмара аграр көллияте” ДАҺБУнең 3 курсы студенты Кирилл Михайлов; 3 нче урында – “Чистай аграр көллияте” ДАҺБУнең 4 курс студенты Алмаз Нуриманов. Студентлар Илвир Насыйров (Минзәлә аграр көллияте) һәм Айвар Шайхин (Актаныш аграр көллияте) «Һөнәри осталык өчен» дипломнары белән бүләкләнделәр.
Чарада гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары һәм кызыксынучы затлар да катнашты. Шулай ук чемпионат мәйданында экскурсия дә оештырылган иде.