ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы  Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар кактнашты.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018  елның 30 августында  «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы һәм  Казан шәһәре көнен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узачак.

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 29 августына Татарстанда    3035,1 мең  тонна  ашлык суктырылды, шул  исәптән  1031,8 мең тонна көзге бодай, 306,5 мең тонна көзге арыш,   979,6 мең тонна арпа,  61,9 мең тонна борчак,  462,9 мең тонна сабан бодае.

2018   елның  25 августында Мамадыш  шәһәрендә  Шәһәр   көнен   бәйрәм   итү  кысаларында бал ярминкәсе  узды. Бу көнне   мамадышлылар   һәм кунаклар өчен  балның  төрле сортлары һәм  умартачылык продуктлары тәкъдим ителде.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Яңа Чишмә районының  «Кулон» агрофирмасыннан   Владимир Гарев  - алдынгы комбайнчыларның берсе. Ул  быел районда беренче булып мең тонна   ашлык  суктырды

2018 елның 29 августыннан  1 сентябренә кадәр  Киров өлкәсендә эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру  операторлары арасында иң  яхшы операторга XV Бөтенроссия  конкурсы, шулай    ук   зоотехник-селекционерлар   арасында  иң яхшы  белгечкә  I Бөтенроссия конкурсы  узачак.

Уракка әле генә төшкән кебек иде, ә инде Татарстан районнарында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Көннәр шулай әйбәт торганда, берничә көннән төгәллибез, диләр хужалык җитәкчеләре. Комбайнчылар арасында игълан ителгән ярыш исә урак төгәлләнгәнче дәвам итәчәк.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә  республика игенчеләре шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар. Оператив  белешмәләргә  караганда  27 августка Татарстан Республикасы буенча   427 га мәйданда шикәр чөгендере җыелган. Барысы   әлеге культураны 64,3 мең  га  мәйданда җыярга кирәк булачак.

Оператив белешмәләргә караганда,  27 августка    Татарстанда 1 млн. гектардан артык мәйданда быелгы уңыш җыелган, бу фараздан   73 процент тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча тулаем ашлык җыемы  –  2,8 млн. тонна.  1 млн. тонна көзге бодай җыелган,  300 мең   тоннадан артык көзге арыш, 350 мең  тонна сабан бодае, 922 мең   тонна арпа, 96 мең   тонна борчак, 118 мең  тонна солы.

Инвесторларның  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә  2018 елның  7 аенда   418,7  мең тонна сөт  (узган елның шушы  чорына карата 103%),  78,7 мең  тоннаа терлек  ите  җитештерелгән   (105%), шул  исәптән  эре мөгезле терлекләрнеке – 30,7 мең   тонна (104%).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International