Казанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2018 елның 16 ноябре, җомга

17 ноябрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.

Казанда  ярминкәләр  ярминкә һәм   чатыр мәйданчыкларында оештырыла:      Совет районында  Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә)  ярминкә  узачак,  анда  Балык Бистәсе муниципаль районы  авыл хуҗалыгы   продукциясе  җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин  булачак.

«Казан» агросәнәгать комплексы»  ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы территориясендә 17  ноябрьдә  Мамадыш, Арча, Апас һәм Балтач муниципаль районнары   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең  продукциясе  сатылачак. 

Яңа Савин  районында  «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Яңа  Чишмә  һәм   Спас  муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре  үз продукциясен алып  киләләр.

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Питрәч муниципаль  районы хезмәтчәннәре  тәкъдим итәчәк.

 Киров районында  Чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин   ур., 20) Чүпрәле муниципаль районы җитештерүчеләренең   авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак,  ә  «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы    мәйданчыкта   (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы авыл  хезмәтчәннәренең продукциясе булачак һәм   Юдино поселогында   Тимерюлчыларның Мәдәният  йорты  алдындагы  мәйданчыкта  (Юдино пос., Ильич ур., 1)  ярминкә эшләячәк.

 Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә  уза. Биредә  Теләче  муниципаль районы фермерлары үз  продукциясен  тәкъдим  итәчәкләр.

 Идел буе районында  «Проспект» сәүдә үзәге янындагы   мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Алексеевск муниципаль районы  вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары  ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта  (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла,  биредә «Яратель»  кошчылык  фабрикасы,   «Казан тегермәне» ҖЧҖ,   «Буа  шикәре»  ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ  һәм   «РАЦИН» АҖ  вәкилләре  була.

 Моннан тыш,  авыл хуҗалыгы продукциясен сату   Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский  поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла  Тукай  Яр буе  ур., 16 (”Төзүче” стадионы”),   «Южный»   агросәнәгать  паркында  (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром  территориясендә   (Автозавод районы,  Чулман проспекты).  Биредә  Татарстан  Республикасы    кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге  киң  ассортиментта  үз  продукциясен   тәкъдим  итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International