Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсы 16 ноябрьдә Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында узды. Ярышлар ике этапта: теоретик һәм практик этапларда узды. Катнашучылар теоретик өлештә һөнәрләре буенча тест билетларына җавап бирделәр, ә практик өлештә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Ярышларда республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белемле 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге түбәндәге хезмәткәрләре катнашты: һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел булган инженер-механик, зоотехник, механизатор, машина белән сыер саву операторы, терлекче-бозау караучылар; һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел булган ветеринария табибы, терлек үрчетү буенча технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма оролыкландыру операторы) һәм агрономнар; һөнәре буенча стажы 5 ел булган бухгалтер-икътисадчылар.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының барлык урынбасарлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, КазДАУ ректоры Айрат Сафин, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Миләүшә Заһидуллина, “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова, шулай ук шул оешманың вәкилләре һәм конкурста катрнашучылар катнашты.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты. Ул, республика агросәнәгать комплексының киләчәге ышанычлы яшь белгечләр кулында, авыл хуҗалыгы - чын геройлык, фидакарьлек таләп итә торган катлаулы тармак, дип билгеләп үтте . «Сез - безнең безнең башкаларга үрнәк булырлык яхшыларның яхшысы. Яшьтән үк шундый җаваплы авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлау - бу – сезнең кебек җиргә аерым мәхәббәт белән караучы кешеләр генә булдыра торган эш», - дип, мөрәҗәгать итте ул конкурста катнашучыларга.
Конкурс йомгаклары буенча «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә 1 нче урынны Кама Тамагы районыннан Венера Вахитова алды, 2 нче урынны – Биектау районыннан Рәйхан Бәйрәмов; 3 нче урынны Яңа Чишмә районыннан Андрей алды.
«Иң яхшы зоотехник» номинациясендә 1 нче урынны Биектау районыннан Артур Ерошин алды; 2 нче урынны - Тукай районыннан Зөһрә Шәрифуллина һәм 3 нче урынны Теләче районыннан Айдар Кәримов алды .
«Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор» номинациясендә 1 нче урынны Кайбыч районыннан Тамара Шулаева алды; 2 нче урынны – Актаныш районыннан Зөлфирә Шакирова; 3 нче урынны Биектау районыннан Надежда Шмелева алды.
«Иң яхшы агроном» номинациясендә 1 нче урынны Кама Тамагы районыннан Динар Исмәгыйлев алды; 2 нче урынны – Арча районыннан Рөстәм Мөхәммәдиев; 3 нче урынны Кукмара районыннан Радик Мөхетдинов алды.
«Терлек үрчетү буенча технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) номинациясендә 1 нче урынны Мамадыш районыннан Азат Хәсәнов алды; 2 нче урынны – Арча районыннан Булат Гарәпшин; 3 нче урынны Тукай районыннан Марат Вахитов иалды.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр, ә һәр номинация буенча беренче урыннарны алучыларга тагын Германиягә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге бирелде.