Игенчеләр сараенда бухгалтерлык исәбен бердәм үзәкләштерелгән системага күчерү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен РФ Салым кодексындагы үзгәрешләр белән таныштыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Бүген «ТР Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ базасында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «ТР Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУнең генераль директоры Рәшит Сафиуллин, аның беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин, муниципаль районнарның һәм идарәнең аквакультура һәм умартачылык буенча белгечләре, Н. Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең фәнни хезмәткәрләре Аквакультура һәм умартачылык катнашты.
Зәй муниципаль районы 18 октябрьгә шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр.
Республика территориясендә кукуруз җыю дәвам итә, шул исәптән орлык кукурузын да җыялар.
Россия сәүдә челтәрләрендә октябрь азагында үзебездә җитештерелгән шәрабларны таныту буенча беренче мәртәбә «Россия шәраблары көне» акциясе узачак. Ул барган чорда сәүдә челтәрләрендә дегустацияләр, продукцияне сайлау буенча консультацияләр була, кайбер шәрабларга ташламалар ясалачак.
Сарман районы шикәр чөгендерен үстерү буенча алдынгыларның берсе. Быел районда әлеге культура 9269 гектарда чәчелгән – муниципаль районнар арасында шикәр чөгендере иң күп мәйданда чәчелгән район.
Кукмара районы Олыяз авылыннан Гөлчәчәк һәм Фәнис Әһлиуллиннар хуҗалыгында 60 баш сыер бар. Алар 2006 елда пай җирләре исәбенә КФХ төзиләр.
2018 елның 26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Татарстан Республикасы фермерлары “Алтын көз – 2018” Россия агросәнәгать күргәзмәсенең бүләкләренә лаек булдылар.
Оператив белешмәләргә караганда, 16 октябрьгә Татарстан буенча шикәр чөгендере 56,6 мең га мәйданда чыгарылган, бу планнан 88 процент тәшкил итә. Бүгенгә барысы 1944,7 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, бер гектардан уртача уңыш 344 центнер тәшкил итә.