ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан   мелиораторлары ХХнче  “Алтын  көз – 2018” Россия  аграр күргәзмәсендә  өч  алтын  медаль алдылар. 

2018 елның  11  октябрендә  “Татарстанның Агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә  белем бирү  ФДБМУендә авыл  хуҗалыгы  хайваннарын  үрчетүне оештыру  буенча  курслар  узды.  

 Азнакай  муниципаль  районында  Таллы-Бүләк кооперативы базасында  семинар-киңәшмә  узды, анда  терлекләрне кышлатуга,  сыерларны  бозаулатуга, савымны  арттыруга, авыл  хуҗалыгы  продукциясен   җитештерү һәм сату  күләмнәрен  арттыруга  кагылышлы  мәсьәләләр   каралды. 

12 октябрьдә Арча  муниципаль районының  «АЮ» АФ” ҖЧҖендә  тракторларны  һәм тагылма техниканы    саклауга  кую һәм  көзге-кышкы  ремонтны  оештыру  мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә  узды.  


14
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Сезне `һөнәри  бәйрәм – Авыл  хуҗалыгы    һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәрләре  көне  белән чын  күңелдән котлыйм!


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

11 - 13 октябрьдә  «Ак Барс» көрәш  сараенда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  призларына  XХIII нче татар-башкорт  милли “Көрәш” ярышлары  узды.   

Шимбә  көнне  Татарстанның  Лаеш   районында  «Биосфера-Фиш» балыкчылык  комплексының  беренче  чиратын ачу  тантанасы  булды, шулай  ук  икенче  чиратын  төзүгә  старт  бирелде.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашты, ул  «бу  проект чөгә  балыгын ТРының  Кызыл  китабыннан төшереп  калдырырга мөмкинлек  бирәчәк”  дип, билгеләп  үтте. 

Шимбә  көнне  Казанда, Чаллыда,   Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселыгында  авыл  хуҗалыгы һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. 


12
октябрь, 2018 ел
җомга

2018  елның 6 октябрендә республикада  гадәттәгечә  оешкан төстә  агач утырту көне уды. Бу  чара  кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Саба  районында һәм  Саба урман  хуҗалыгында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International