Тукай муниципаль районында “Тукай азык-төлек корпорациясе агрофирмасы” терлекчелек комплексына Венгриядән 110 баш нәселле таналар кайтардылар.
Хуҗалык моңа көздән үк әзерләнә башлаган иде инде. Кооператив инвесторы Сергей Полынкин Венгриядә булып кайткан иде. Ул терлекләрне үрчетү технологиясен өйрәнеп, хуҗалыкка таналар сайлап кайтты. Венгрия белгечләре Тукай районының Түбән Суыксу авылында булдылар һәм анда хуҗалык хезмәткәрләре өчен укулар оештырдылар.
Венгрия таналарының мөгезләре киселгән. Бу хайваннар бер-берсенә зыян китермәс өчен эшләнә. Рационда файдалы элементлар белән баетылган катнаш азык, ул «Делаваль» азык бүлү аппараты аша уза. Таналар даими рвештә ашап һәм җылы су эчеп торырга тиеш.
Нәселле таналарны яңартылган ике корпуска урнаштырдылар. Бина җылы, якты, иркен, таналар да, күренеп тора, яхшы тәрбия алганнар. Хәзер алар яңа шартларга ияләшәләр. Кешеләрдән курыкмыйлар. Хайваннар ирекле чыгып-кереп йөриләр.
«Без бу таналарга зур өметләр баглыйбыз. Яшь таналар исәбенә хайваннарның бер өлешен яңартырга уйлыйбыз. Тора-бара барысын да яңартырга ниятлибез. Бу катлаулы һәм җаваплы процесс. Иң мөһиме, барлык шартлар һәм таләпләр туры килергә тиеш. Продукция җитештерү күләмнәрен арттырыруны да планлаштырабыз Һәр голштино-фризский токымлы сыер ел дәвамында 10 мең кг продукция бирергә сәләтле», – дип сөйләде “Тукай азык-төлек корпорациясе агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе Илдус Әхмәтов.
Соңгы вакытта районның өстенлекле юнәлеше - нәселле терлекләр исәбенә терлекләр санын арттыру. «Р-Агро» һәм «Сәйдәшев ис. АХП» ҖЧҖ хуҗалыкларында озак еллар нәселле терлекләр үрчетү белән шөгыльләнәләр. Октябрьдә “Ирек” җитештерү кооперативына Венгриядән нәселле башмак таналар кайтарылган иде. Җитәкчелек кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. Терлекчелек тармагының алдынгы технологияләрен өйрәнү өчен гыйнварда хуҗалык җитәкчеләренең Венгриягә баруы планлаштырыла.
«Районның калган хуҗалыклары да нәселле терлекләрне арттыру юнәлешендә җитди эшли башларлар дип ышанам. Алар районның терлекчелек тармагын үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр», – диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов.